Узган якшәмбе көнне Kazan-Arena стадионында Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2015” узды. Спорт чарасында барысы 24 меңнән артык шәһәрле – спортсменнар, мәктәп укучылары, студентлар, оешма, ведомство һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Бөтенроссия спорт чарасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәменә әйләнгән бу чарада министрлык хезмәткәрләренең балалары, структур подразделениеләрһәм ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре һәм җитәкчеләре килде.