Утырышта Идарәчелек әгъзасы – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин ТР Иҗтимагый палатасының коммерциячел булмаган оешмалар белән яңа составы формалашуы турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул иҗтимагый эшчәнлекнең мөһим булуын исәпкә алып бу эшкә актив катнашу кирәклеге турында искәртте. Утырышта ТР Дәүләт Советына һәм ТР Иҗтимагый палатасына тәкъдимнәр җибәрү турында карар кабул ителде.
Утырышта шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова мөлкәт белән бәйле сату-алу эшләре буенча килешү эшләре турында, шул исәптән республика район һәм шәһәрләренең бәяләү турындагы исәп-хисаплары турында чыгыш ясады.