2016 елның 21 апрелендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә министрлык белгечләренең Башкорт Республикасы коллегалары белән очрашуы узды. Очрашу барышында ике як та дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итү, устав капиталындадәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрендә корпоратив идарә сораулары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Аннан соң Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе Татарстан Республикасында предприятеләрнең торышын прогнозлау һәм анализлау дәүләт мәгълүмат системасы белән таныштылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Министрлыклар арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк.