Вазифаларга кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2016 елның 2 декабре, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәтенең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге вазифасына кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

       Конкурста вакантлы вазифа урынына 5 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

  • Галәүтдинов Зөлфәт Зәкиулла улы - Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе вазифасына кадр резервы;
  • Ишмаков Ислам Альмир улы – Хокук идарәсенең әйдәп баручы төркеме вазифасына кадр резервы итеп сайланылды.

 

Барысын да җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International