09.12.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен муниципаль бюджетлар каршындагы бурычларны киметү буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев үткәрде. Киңәшмәдә бурычлары арту күзәтелгән 9 муниципаль район вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында 01.11.2016 көнгә җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен муниципаль бюджетларга 524 307, 8 мең сум күләмендә бурычлар җыелган. Шуларның 385 205,5 мең сумы җир арендасы өчен, 139 102,3 меңе мөлкәтне арендалаган өчен.
Билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле муниципаль берәмлекләр белән эш нәтиҗәсендә бурыч 134 576,8 мең сумга кимегән.
Киңәшмә барышында бурыч үсүнең сәбәпләре турында сүз барды һәм аларны киметү буенча күрелергә тиешле чаралар каралды.