03.06.2017 “Буревестник” спорт сараенда Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Олег Масленков (режимлы-яшерен хезмәт), Владлен Морозов (кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге), Равил Хәсәншин (кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлеге) һәм Алмаз Мөбәрәкшин (җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлеге) якладылар.
Ярышлар 4*50 эстафета формасында ирекле стильдә үтте