ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында янгын чыгу очрагында эвакуацияләнү буенча өйрәнү үтте

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның 5 катындагы фойеда шартлы янгын чыгу урыны табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару һәм “янгынны” сүндерү чаралары күрелде.

Янгын куркынычлыгы турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан куркынычсыз урынга чыктылар.

Эвакуация вакытының 4 минут вакыт эчендә төгәлләнүе хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте.

Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системаларын, винтиляция, хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International