Министр Азат Хамаев минзәләлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады

2019 елның 10 мае, җомга

2019 елның 9 маенда министр Азат Хамаев Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Анда ул Дан мемориалына һәм Советлар Союзы Герое М.Җәлил һәйкәленә веноклар салу тантанасында катнашты, ветераннар, тантаналы чарада катнашучылар алдында чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бәйрәм мөрәҗәгатен җиткерде. Шулай ук барлык катнашучыларны бәйрәм белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов котлады.

Бәйрәм чарасында традицион патриотик акция «Үлемсез полк» һәм театральләштерелгән тамаша булды, Бөек Ватан сугышы чоры җырлары яңгырады, урта мәктәп һәм махсус уку йортлары укучыларын саф әзерләү конкурсы үткәрелде. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары өчен бәйрәм төшке ашы оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International