Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында биотермик чокырлар һәм сибирязвасы үләт базларын инвентаризацияләү буенча киңәшмә үтте

2020 елның 11 августы, сишәмбе

2020 елның 11 августында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында биотермик чокырларны һәм сибирязва үләт базларын инвентаризацияләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен формалаштыру һәм күрсәтелгән объектлар астында сак зоналарын рәсмиләштерү мәсьәләләре, шулай ук хуҗасыз сибирязвасы үләт базлары һәм биотермик чокырлар проблемалары каралды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субъектларга әлеге объектларга инвентаризация үткәрү кирәклеге турында әйтелде. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасында бу эш башкарылган инде.

2019 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә 103 хуҗасыз объект ачыкланган. Бу мәсьәлә бүген республиканың барлык тиешле хезмәтләренең игътибар үзәгендә тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International