Эдик Дияров күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы чиге турында мәгълүматларны кертү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшләрен уздыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү, Дәүләт Советы комитетлары турындагы республика законы турында фикер алыштылар.

Республика чикләрен билгеләү һәм күрше субъектлар белән бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү мәсьәләсе үзенең актуальлеген югалтмый. Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров билгеләп үткәнчә, республикада Татарстан Республикасы чиге турында белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү буенча зур эш алып барыла. 2006 елдан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең чиктәш субъектлары арасында бәхәсле чикләр буенча мәсьәләләрне хәл итү буенча эшче төркем эшли.

«Республика чигенең гомуми озынлыгы - өч мең ярым чакрым чамасы, - дип ассызыклады министр урынбасары, - чикне билгеләү эшләре барышында башта 570 дән артык проблемалы участок табылган. Өстәвенә, бу санга чикләрне аеру участоклары 10-15 метрдан артмаган очраклар керми. Күрше субъектлар вәкилләре белән сөйләшү барышында чикнең 400 участогы буенча мәсьәләләрне хәл итү мөмкин булды". Эдуард Дияров Татарстан белән чиктәш  сигез төбәкнең һәркайсы турында әйтеп узды. Оренбург өлкәсе һәм Чувашия Республикасы белән чикләр тулысынча килештерелгән. Профильле комитет әгъзалары фикеренчә, әлеге эштә бәхәсле территорияләрдә яшәүчеләрнең санын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөһим.

Министр урынбасары күрше субъектларда Татарстанның "анклав территорияләр"не иң проблемалы урыннар дип атады. Мәсәлән, Киров өлкәсендә Кукмара һәм Балтач муниципаль җирлекләренеке саналган мәйданнар бар. Киров өлкәсе шулай ук бу территориягә дәгъва итә. Хокук билгели торган архив документлары һәм картографик материаллар эзләү дә нәтиҗәсез булган. "Анклав территорияләр" - нигездә икътисадый тәртип мәсьәләсе, чөнки аларда торак пунктлар юк. Бу, кагыйдә буларак, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр.

«Үзегез чикләр билгеләү эшләре кайчан тәмамланыр дип уйлыйсыз?» - дип кызыксынды Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Эдуард Дияров сүзләренә караганда, күрше төбәкләр белән уртак эш графиклары эзерләнә. Күп нәрсә чик буе территорияләрендәге хезмәттәшләренә дә бәйле булачак.

Профиль комитеты тарафыннан беренче укылышта карау өчен «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм аларның статусы турында закон проекты әзерләнде. Закон проекты бүген комитет утырышында каралды. Документ Буа муниципаль районы составына керүче «Буа шәһәре», «Түбән Наратбаш авыл җирлеге», «Ырыңгы авыл җирлеге» һәм «Татар Буасы авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тота.

Закон проекты авторлары аңлатканча, чикләрне үзгәртү зарурлыгы генераль планны эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән, яңа җирләр шәһәргә социаль программаларны үтәү өчен дә, индивидуаль торак төзелеше өчен дә кирәк.  Бу нисбәттән авыл җирлекләрендә халык тыңлаулар узган. Муниципалитетларда яшәүчеләр чикләрне үзгәртү турындагы инициативаны хуплаган.

Бүген Комитет утырышында депутатлар икенче укылыш өчен әзерләнгән ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Закон проектына барлыгы 87 төзәтмә кергән (ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм депутатлар Эдуард Шәрифиев, Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов һәм Александр Комиссаровтан). Профильле комитет тарафыннан 5 төзәтмә кабул итүгә тәкъдим ителде, 82 - кире кагылуга.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәр төзәтмәгә җентекләп тукталды. Профильле комитет әгъзалары тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителгән төзәтмәләр арасында - федераль законнарның үзгәрешләрен исәпкә алучы нигезләмәләр.

Депутатлар Артем Прокофьев, Хафиз Миргалимов һәм Александр Комисаров тарафыннан кертелгән төзәтмәләр шактый һәм алар нигездә рәттән берничә көн дәвамында сайлауларда, референдумда тавыш бирүне күздә тоткан нормаларга кагыла. КПРФ фракциясе әгъзалары мондый тәртипкә каршы чыгалар. "Зур" партиядән тыш, калганнар бер көнлек тавыш бирү яклы", - дип басым ясады Хафиз Миргалимов. "Күп көнлек тавыш бирү сайлау системасына зур зыян китерә, - дип дәвам итте Артем Прокофьев, - сайлау процессы очраклы рәвештә генә төгәл процедураны билгеләми, сайлаулар үтә күренмәле булырга һәм сыналган юл белән үткәрелергә тиеш. Сайлаучыларның ышанычы болай да кими. Күп көнлек тавыш бирү кертү белән без бу процессны катлауландырабыз гына. Күп көнлек тавыш бирүне тикшерү кыен ".

Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, әлеге төзәтмәләргә юридик хезмәтләрдән күп санлы кисәтүләр кергән, чөнки федераль закон бозыла. Моннан тыш, профиль комитеты башлыгы күп көнлек тавыш бирү турында карар кабул итү - ул хокук, әмма сайлау комиссиясенең бурычы түгел, дип ассызыклады.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International